«Хокукый лабиринт»: интеллектуаль-танып белү уены (12+)

14 октябрь көнне 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «Хокукый лабиринт» дигән интеллектуаль-танып белү уены үткәрде.

правовой лабиринт
IMG-20221014-WA0015
IMG_20221014_104734
IMG-20221014-WA0005

Чара хокук һәм вазифалар, аларның аермасы һәм уртак яклары турында фикер алышудан башланды. Алган белемнәрне ныгыту өчен яшүсмерләр «Укучыларның хокуклары һәм вазифалары» дигән видеоязма карады. Уенда катнашу өчен, балалар ике командага бүленде. Алар бик теләп «Юридик терминнар» һәм «Расшифровка» бәйгеләрендә катнашты, анда «дәүләт», «хезмәт кодексы», «ЗАГС» һ.б. гомумтанылган терминнарны искә төшерделәр. Балалар «Хокук турында шаярып һәм җитди» һәм «Хокукта халык акылы» уеннарында әкият геройларын һәм мәкальләрне искә төшерә алды. «Кинодагы җинаятьләр» дигән видеовикторинада яшүсмерләргә, совет фильмнарыннан өзекләрне карап, герой тарафыннан хокук бозуларның тибын билгеләргә кирәк булды. Уен азагында җыелган баллар саны буенча хокук белгечләре ачыкланды. Чара яшьләрнең үз хокук һәм вазифаларын яхшы белүен, дәүләтебезнең законнарын хөрмәт итүләрен күрсәтте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: